ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Мәскәү вакыты белән 12: 15 сәгатьтә Бөтен ил тормышы бер үк вакытта Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә бер минут тынлык белән искә алыначак. Нәкъ менә шул сәгатьтә 81 ел элек нацистлар Германиясенең СССРга һөҗүм итүләре турында мөрәҗәгате чыккан.

2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә. 2022 елның 27 июнендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры гражданнарны бергәләп кабул итә.

Роспотребнадзорның ТР (Татарстан) Идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Ютазы районнарында территориаль бүлеге тарафыннан 2022 елның 20 июненнән 1 июленә кадәрге чорда чит илләрдә туристик хезмәтләр һәм йогышлы авырулар сораулары буенча гражданнарга тематик консультация оештырылачак.

Россия көне уңаеннан Илкүләм ата-аналар ассоциациясе, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил ярдәме белән, #ЛИГАПРАВНУКОВ Бөтенроссия гаилә акциясенә старт бирелүе турында игълан итте.

Бөтенроссия «Хәтер шәме» онлайн-акциясе үткәрелә.

Бүген без тарихыбызның иң кайгылы һәм фаҗигале даталарының берсен искә алабыз. 1941 елның 22 июнендә кешелек тарихында иң канкойгыч һәм дәһшәтле алыш - Бөек Ватан сугышы башлана. Ул безнең халыкка, миллионарча тормышларны кыеп, бәла-каза  һәм кайгы-хәсрәт  алып килә. Дистәләрчә еллар узганнан соң  да, без Бөек Ватан сугышының барлык авырлыкларын һәм дәһшәтен кичергән кешеләргә  карата чиксез хөрмәтебезне белдерәбез һәм бу сугышта корбан булганнарны искә алабыз.


21
июнь, 2022 ел
сишәмбе

22 июнь көнне Бөек Ватан сугышы башлануның 81 еллыгына багышланган митинг узачак.

Кәрәкәшле мәктәбенең хезмәт һәм ял лагерында тәрбияләнүчеләр дару үләннәре җыйдылар.

Урыссу үзәк район хастаханәсенең наркология кабинетында алкоголизм диагнозы белән диспансер исәбендә 59 кеше тора, шуларның 50се – ир - атлар, 9ы - хатын-кызлар. Исәпкә куелучылар арасында 34 кеше -хезмәткә сәләтле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International