Экологик сәгать кысаларында "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгы активистлары Ютазы авылының "Кояшкай" балалар бакчасы нәниләре белән язгы чорда кошлар турында (аларның җылы яклардан кайтуы, оя корулары, бала чыгарулары) әңгәмә үткәрделәр.
Алар ясалган сыерчык оялары Ютазы авылының "Кояшкай" балалар бакчасы территориясендә элделәр
Үткәрү вакыты: 2022 елның 18 апреленнән 21 апреленә кадәр.
Татарстан Республикасы Ютазы район Советы «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 06.10.2003 ел, № 131-ФЗ Федераль закон, « Россия Федерациясендә җәмәгать контроле нигезләре турында» 21.07.2014 ел, № 212-ФЗ Федераль закон, «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» 2004 елның 28 июлендәге 45-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Советының 28.04.2020 ел, № 18 карары белән кабул ителгән «Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставы, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы Җәмәгать советы турында 17.02.2021 ел, № 32 карары белән кабул ителгән Нигезләмә нигезендә, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында Ютазы муниципаль районының Иҗтимагый советы формалашуы турында хәбәр итә.
26 апрель көнне Чернобыль АЭСындагы аварияне ликвидацияләүдә катнашучыларны искә алу монументы янында район митингы узачак.
Район башлыгы Аяз Шәфигуллин җитәкчелегендә узган бүлек һәм хезмәтләр җитәкчеләренең атналык киңәшмәсендә бүгенге көндәге күп кенә актуаль мәсьәләләр күтәрелде.
Чараның максаты – укучыларның экологик куркынычсызлык турында күзаллауларын киңәйтү; экологик җаваплылык, экологик белемлелек кебек төшенчәләргә уңай бәя бирүне формалаштыру; балаларда табигатькә сак караш тәрбияләү
2012 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы «Балалар иҗаты үзәге» МББУ укучылары «Урал талантлары» Халыкара фестиваль – конкурсында катнаштылар.
Закирова Эльвина Ютазы урта мәктәбенең 4 б сыйныф укучысы, 2022 елның 17 апрелендә Казан шәһәрендә 2-5 сыйныф укучылары арасында үткәрелгән республика экология олимпиадасында катнашты
Бәйрәкә урта мәктәбенең "Мәктәп урманчылыгы" отряды макулатура җыю буенча "Кәгазьнең икенче гомере" дигән акция уздырды.