Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 10 мартында төнлә һәм көндез урыны белән күз күреме 1-2 километрга кадәр начараеп, буран, көчәйгәндә секундына 15 метрга җитеп, көчле җил көтелә.
2021 елның 8 мартында Урыссу шәһәр тибындагы поселогында «Автоледи өчен чәчәкләр” акциясе үткәрелде. Ютазы ЮХИДИ бүлеге инспекторлары һәм полиция бүлеге хезмәткәрләре автоледиларны 8 Март – язның төп бәйрәме белән котладылар.
3 март көнне район мәдәният йортында «Тере классика» Бөтенроссия яшь нәфис сүз осталары конкурсының муниципаль туры - Россия һәм чит ил язучыларының проза әсәрләреннән өзекләр уку буенча ярышлар булып узды
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы он җитештерүчеләрдән азык-төлек бодае сатып алуга чыгымнар өлешен каплауга һәм икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләреннән җитештерелгән һәм сатылган икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләренә киткән чыгымнар өлешен каплауга субсидияләр бирү өчен гаризалар сайлап алуны игълан итә.
Бөтенроссия халык санын алуга багышланган балалар рәсеме конкурсына 4 меңнән артык эш килде. Россиялеләр барлык эшләрне дә 3 марттан ВПН strana2020.ru рәсми сайтында күрә һәм бәяли алачак.
2 нче һәм 3нче март көннәрендә Үзәк китапханәнең уку залында Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 6 А һәм 6 б сыйныфлары укучылары өчен “Ялгыш юлга басмас өчен – белергә кирәк” («Знать – чтобы не оступиться”) дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.
Сезгә «Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында» 2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә дәүләт статистикасы федераль хезмәте 2020 елда Россия Федерациясенең барлык субъектларында кече һәм урта эшкуарлык субъектлары эшчәнлегенә федераль статистик күзәтү үткәрүе турында хәбәр итәбез.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан 2021 елның 9 мартыннан 20 мартына кадәр Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне уңаеннан хезмәтләр күрсәткәндә һәм товарлар сатканда кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрелә.
Чиләбе өлкәсенең Озерск, Снежинск, Миасс, Трехгорный шәһәрләрендәге хәрби частьләре 18-40 яшьлек гражданнар, сержантлар һәм солдатларның хәрби хезмәтләренә контракт буенча хәрби хезмәткә керү өчен гражданнар җыю уздыра.
Бүген без, ир-егетләр, сез безгә юмарт рәвештә бүләк иткән игътибар һәм игелек, гүзәллек һәм наз өчен сезгә рәхмәт белдерәбез. Шуңа күрә нәкъ менә сезнең исемнәр белән без дөньяда иң югары бәяләнгән нәрсәләрне: гаилә учагы җылысын, балалар көлүен, наз һәм кайгыртучанлыкны бәйлибез.
Без Россия хатын-кызларының ил өчен авыр чорларда ир-егетләр белән беррәттән авырлыкларны уртаклашуы белән горурланабыз. Тыныч вакытта да хатын-кызлар хезмәт куймаган эшчәнлек өлкәсе булмады. Сез икътисад һәм фәнне, мәгарифне, медицинаны, мәдәниятне һәм спортны үстерүгә зур өлеш кертәсез.
Кадерле хатын-кызлар! Сез безне яңа казанышларга, иҗатка һәм хезмәткә рухландырасыз. Сезнең булуыгыз безне алга барырга, камилләштерергә мәҗбүр итә. Сезнең хакка, сезнең бәхетегез хакына без бөек батырлыклар кылабыз һәм көндәлек эшләрне башкарабыз.
Районның барлык ир-егетләре исеменнән мин сезгә гүзәл, рухи сизгер, зирәк һәм сабыр булуыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, күңелегездә һәрчак яз хакимлек итсен.
Бәхетле булыгыз, сөекле хатын-кызларыбыз! Сәламәт, һәрвакыт яшь һәм гүзәл булыгыз!