Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, «Россия авыл яшьләре берлеге» гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасы Хәтер һәм Дан елына багышланган Бөтенроссия челтәр акциясен уздыра.
Бүген Акбаш авыл җирлегенә керүче Еновка авылында ТАССРның 100 һәм Бөек Җиңүнең 75-еллыгы уңаеннан агачлар утырттылар.
Начар метеорологик күренешләр:
Райондашларыбызның яртысыннан артыгы сугыш кырларында ятып калган.
Кәрәкәшле ягыннан авылны узып китеп бераз баргач, тау башында ташлар белән язылган «Ютазы районы» дигән язуга райондашларыбыз һәм килгән кунаклар игътибар итми калмаганнардыр.
2020 елның 4 аенда Ютазы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларны вакытында түләмәү буенча 66 административ материал төзелде. 16 кеше суд карары белән административ арест рәвешендә җәзага тартылды, 2 гражданга мәҗбүри эшләр рәвешендә җәза билгеләнде, калган түләмәүчеләргә түләнмәгән штраф суммасы икеләтә арттырылды.
«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, 2020 елның 7 маеннан 13 маена кадәр Татарстан Республикасының көнчыгыш районнарында урыны белән урманнарда югары дәрәҗәдәге янгын куркынычы (4 класс) күзәтелә.
Көннән-көн тормышыбыз уңайлана, матурлана бара. Яңа биналар, йортлар калка, искеләре төзекләндерелә.
Бүген Кәрәкәшле авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучы батырларыбыз истәлегенә яңа һәйкәл куелды.
Начар метеорологик күренешләр:
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 7 маенда көндез көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.