ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Нәфыйковларны бу әһәмиятле һәм якты бәйрәмнәре белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов котлады. Шәхсән үз исеменнән һәм район башлыгы исеменнән Нәфыйковлар гаиләсенә күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф теләде, адреслы папка һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.

Экологик акциядә "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгы активистлары (җитәкчесе Гәрәева Г. Э.) “Татарстан - Яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Ютазы территориаль бүлекчәсенең яшь активистлары (җит.Ямалетдинов Ә. Ә.) катнашты.

15 октябрьдә район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Ютазы җирле оешмасы әгъзалары белән берлектә, киң җәмәгатьчелек игътибарын күрү сәләте начар булган кешеләр проблемаларына җәлеп итү максатыннан, Гаилә паркында «Ак таяк» айлыгы башлануга багышланган “Барысы өчен дә ачык дөнья” акциясе үткәрделәр.

22 октябрьдә Ак торналар көне билгеләп үтелә. Бу - рухият, шигърият бәйрәме һәм барлык сугышларда һәлак булган сугышчыларның якты истәлеге. Бу вакыйгага багышланган «Ак торналар чакыруы» дип исемләнгән чара  Үзәк китапханәдә Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 5а сыйныф укучылары өчен әдәби сәгать  буларак үткәрелде

Үзәк балалар китапханәсе «Гаилә» паркында 1 нче башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары өчен «Балалар журналлары дөньясында» дип исемләнгән библиофреш үткәрде.

Жюри әгъзалары мәгариф учреждениеләре арасында күчмә конкурс үткәрделәр.

Килеп туган эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә Урыссу үзәк район хастаханәсендә авыруларны амбулатор кабул итү графигы үзгәртелде.
Өлкәннәр поликлиникасының “кызыл” зонасында һәм балалар консультациясендә 2021 елның 9, 16, 23 һәм 30 октябре эш көннәре дип игълан ителде. Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова кул куйган приказга ярашлы, бу шимбә көннәрендә 8 сәгатьтән алып 13 сәгатькә кадәр авырулар кабул итү оештырылачак.

Сезгә дә торак шартларын ничек яхшыртырга мөмкин булуы турында күбрәк белергә тәкъдим итәбез.


15
октябрь, 2021 ел
җомга

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International