Сәбәпләре булып ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дөрес үтәмәү, ут белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү тора.
Хөрмәтле хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссия «Tatar сүзе» татар үзешчән һәм профессиональ сәнгать осталары конкурсын оештырды.
Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында ел саен уза торган "Безнең йорт - Татарстан" республика этномәдәни фестиваленең Гала - концерты узды.
2020 елның 1 сентябреннән Россия Федерациясе законнарында «Гражданның судтан тыш банкротлыгы» дигән яңа төшенчә барлыкка килде.
«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарындагы филиалының Баулы бүлеге 9 ноябрдән алып 15ноябрьгә кадәр гражданнарга аларның куллану хокуклары һәм әлеге хокукларны яклау ысуллары турында мәгълүмат җиткерүне һәм консультация бирүне оештыру мәсьәләләре буенча гражданнарга тематик консультацияләр үткәрү турында хәбәр итә.
Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:
2020 елның 7 ноябре 18 сәгатеннән 8 ноябре 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
2020 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә көтелә:
- төнлә һәм иртән төньяк районнарда юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин;
- иртән һәм көндез төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитә (Казанда 18 метрга кадәр).
2020 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә начар метеорологик күренешләр көтелә:
- төнлә һәм иртән төньяк районнарда юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин;
- иртән һәм көндез урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитүе фаразлана (Казанда 18 метрга кадәр).
2020 елның 8 ноябрендә, Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча:
Болытлы, төнлә аязучан. Яңгыр һәм юеш кар рәвешендә явым-төшем. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 15-20 метр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -2..+1 градус, максималь һава температурасы көндез +3..+6˚.Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Бүген Татарстан Югары Советы ТР Конституциясен кабул итүгә 28 ел тула.
Республиканың Төп законы - Татарстанның күпмилләтле халкы ихтыярын чагылдыра. Нәкъ менә ул аның төп авторы. Менә инде 28 ел Татарстан Конституциясе үзенең төп кыйммәтләрен - кешене, аның хокукларын һәм ирекләрен яклый, республика мирасын саклый һәм тынычлык тәэмин итә.