ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Билгеле булганча, Татарстанда үзизоляцияләү чорында смс-пропусклар системасы даими рәвештә яңартыла.

Илдә игълан ителгән үз-үзеңне изоляцияләү режимына карамастан, Ютазы районы артистлары тулы кыйммәтле иҗади тормыш белән яши.

РФ Административ хокук бозулар кодексының 20.6.1 статьясындагы 1 өлеше, гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы булган территориядә яки гадәттән тыш хәл зонасында үз - үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү, административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 6.3 статьясындагы 2 өлешендә каралган очраклардан тыш, гражданнарга бер меңнән утыз мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - ун меңнән илле мең сумга кадәр; юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче затларга - утыз меңнән илле мең сумга кадәр; юридик затларга - йөз меңнән өч йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга яки кисәтүгә китерә.

Теләгән һәркем онлайн-акциягә кушыла ала #БессмертныйполкОнлайн #БессмертныйполкТатарстан хэштеглары белән пост бастырып, онлайн-акциягә кушыла ала.

Сәламәтлек нигезе буларак,чисталык турында шигарь астында, Ютазы үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре көн саен беркетелгән һәм якын-тирә территорияләрне, шулай ук су саклау зоналарын җыештыру буенча өмәләргә чыгалар, игълан ителгән пандемия шартларында барлык саклык чараларын үтәп, куаклар һәм агачлар утырталар, чәчәкләр утырту өчен туфрак әзерлиләр, агач һәм бордюраларны агарталар.


19
апрель, 2020 ел
якшәмбе

19 апрель - барлык православие дине тарафдарлары өчен зур һәм әһәмиятле бәйрәм - Якты Христос Якшәмбесе.


17
апрель, 2020 ел
җомга

Район Советы һәм Башкарма комитеты көчләре белән район хакимияте бинасы каршындагы территориядә һәм поселокның Урыссу урамында өмә үткәрелде. Хезмәткәрләр агачлар акшарлады һәм бордюрларны буяды.

РФ гражданины паспортын, чит ил паспортын рәсмиләштерүгә, яшәү яки тору урыны буенча РФ гражданнарын теркәүгә һәм исәптән төшерүгә гаризаны дистанцион рәвештә бирергә мөмкин.

Коронавирус авыруы аркасында илдә дәвам итә торган үз-үзеңне изоляцияләү шартларында яшәүче гражданнарга мөрәҗәгать итеп, Ютазы районы мәшгульлек үзәге директоры Наил Миңневәлиев кешеләрне булган эшләреннән, дәүләт түли торган эшсезлек буенча пособиеләргә алданып, баш тартырга ашыкмаска чакырды.

2020 елның 6 апрелендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 3 апреленнән булган "2020 елда рөхсәтләрнең гамәлдә булуын озайту турында һәм рөхсәт эшчәнлеге мөнәсәбәтендә башка үзенчәлекләр турында " №440 карары үз көченә керде, аның 1 пункты нигезендә, Россия Федерациясе Хөкүмәте, гамәлдә булу вакыты 2020 елның 15 мартыннан 31 декабренә кадәр чыккан (гамәлдән чыккан) этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә эшчәнлекне гамәлгә ашыруга) сроклы лицензияләрнең гамәлдә булу вакытын 12 айга озайтырга карар кылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International