Тумышы белән Ютазы авылыннан булган Энҗе Шәмсетдин кызы туган авылында җиде класс белем ала.
9 мартта 89 яшь тулган Илкам Мәкәрим улы көр күңелле һәм юмор хисле кеше. Өстәвенә, ул туган авылы тарихыннан да бик күп кызыклы фактлар белә булып чыкты.
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, аның тарихи үткәне һәм бүгенгесе белән танышу максатыннан, Үзәк китапханәдә Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең 7 сыйныф укучылары катнашкан «Туган Татарстаныбыз киңлекләре буйлап» дип исемләнгән мәгълүмати-танып белү чарасы узды
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2020 елның гыйнвар – февраль айларындагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.
Шушы минутларда район мәдәният йортында “Тере классика”-2020 халыкара яшь шигырь укучылар бәйгесе уза.
10 мартта Ютазы районы агросәнәгать комплексы вәкилләре Казан дәүләт аграр университетының 3 һәм 4 курс студентлары белән очраштылар.
Начар метеорологик күренешләр:
13 мартта көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 18-23 метр (Казанда 21 метрга кадәр). 14 нче мартта төнлә республикада урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр (Казан шәһәрендә - 18 метрга кадәр) көчле җил саклана.
14 мартта 11:00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Ачык ишекләр көне үткәрә.
Ютазы районының гүзәл табигате кочагына сыенып утырган Какылы Күл авылында яшәүче хезмәт ветераны Миңнефатыйма Нурлыгаян кызы Сәетованың шушы көннәрдә туган көне – аңа 90 яшь тула.
Россиянең барлык хәрби комиссариатларында Бөек Ватан сугышында катнашучыларның шәхси эшләрен җыю һәм цифрлаштыру бара.