Инвалид бала тәрбияләүче гаиләгә рухи ярдәм һәм җылы игътибар бирү, шулай ук кечкенә Дананы якынлашып килүче Халыкара хатын - кызлар көне белән котлау өчен 5 март көнне район мәдәният йорты волонтерлары «Мәрхәмәтле йөрәк» проекты кысаларында кабат Исхаковлар гаиләсендә булдылар.
Биш балага гомер бүләк иткән Айгөл Солтанова “Ана даны” медале белән бүләкләнде.
Үзешчән сәнгать осталары арасында традицион рәвештә уза торган сморт-бәйгеләрдә актив катнашучы Урыссу үзәк район хастаханәсе коллективыннан бигрәк, мөгаен, бик күпләр, поликлиникада сестра-хозяйка булып эшләүче Розалия Гыймадиеваның уйнавын карарга барадыр.
Бүген Татарстанның яшь юл хәрәкәте инспекторлары үзләренең бәйрәмен билгеләп үтә.
Гражданнарны һәр айның беренче һәм өченче сишәмбесендә, икенче һәм дүртенче җомгасында Урыссу бистәсе, Шамкин урамы, 45 адресы буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Азнакай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Камил Баһаветдинов кабул итә.
Идарәче компанияләрнең һәм торак милекчеләре ширкәтләренең авария-диспетчерлык хезмәтләре (АДХ) 1 марттан яңа кагыйдәләр буенча эшли башлады.
Сарманда үткәрелгән "Сәламәтлек" XVI кышкы Спартакиадасы кысаларында, чаңгы ярышлары буенча республика чемпионатында безнең район командасы уңышлы чыгыш ясады.
Бүген "Ностальгия" шигырь язарга һәвәсләр клубында җирле шагыйрьләр белән очрашу узды.
Ютазы урта мәктәбенең "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгы активисты Садыйков Марат "Россия өметләре" Бөтенроссия конкурсында катнашкан һәм "Урдалы-Тау" табигать территориясе турында язган.
Балалар район думасы депутатлары - "БлагоДарение" хәйрия фонды волонтерлары 4 март көнне Корбова Оля янында булдылар.