Кышкы чорда көзге культуралар шактый куркыныч тудыра. Аларны кышлату шартларына күп факторлар йогынты ясый һәм аларның берсе - кар катламының биеклеге.
Урыссу бистәсендә гомер итүче 1955 елның 29 октябрендә үз никахларын законлы төстә рәсмиләштергәннәр.
Бүген Бәйрәкә авыл җирлегендә республика программасы буенча төзелгән өр-яңа җирле үзидарә бинасын ачу тантанасы булды.
Аңа 51 кг авырлык категориясендә бокс буенча ике тапкыр республика чемпионы исемен яуларга мөмкин булды.
«Ел укытучысы-2021» конкурсының муниципаль этабы старт алды, анда район мәгариф учреждениеләренең 17 педагогы катнаша.
2020 елның 7 декабрендә Ютазы урта мәктәбендә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары С. А. Рузанов һәм "Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге" МКУ начальнигы Г. М. Гыйләҗева катнашында сыйныф җитәкчеләре белән "түгәрәк өстәл" үткәрелде.
COVID-19 йогышлы авыруының югары куркынычы белән бәйле эпидемиологик хәлнең катлаулануын исәпкә алып, эпидемиологик хәлнең тотрыклануы чорына кадәр 2020 елның 14 декабрендәге Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне срокларын күчерү турындагы тәкъдиме хупланды.
Педагогик хезмәт ветераннары - Урыссудагы 3 санлы урта гомуми белем мәктәбенең элекке башлангыч сыйныфлар укытучысы Новикова Валентина Михайловна, Урыссудагы 3 санлы урта гомуми белем мәктәбенең элекке физика укытучысы Бакирова Гөлзария Рәхмәтулла кызы Татарстан Республикасының социаль - икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен Истәлек билгесе һәм «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» дигән истәлекле китап тапшырылды.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдан килде:
Куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтүе